Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасында илкүләм проектларны яктырту һәм гамәлгә ашыруда ярдәм итү мәсьәләләре буенча Комиссия утырышы кысаларында муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина Яр Чаллы шәһәре тәҗрибәсе турында сөйләде.

Утырыш республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашында узды. Видеоконференция режимында очрашуга республика муниципалитетлары да кушылды. Очрашуның модераторы булып Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова чыгыш ясады.

«Республикада илкүләм программаларны гамәлгә ашыру бик уңышлы бара, - дип билгеләп үтте ул. - Шулай ук федераль массакүләм мәгълүмат чараларының да проектларга карата игътибарлары арта».

Татарстан Республикасы Икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев 2021 елда проектларны тормышка ашыру нәтиҗәләре турында сөйләде, алар нигезендә 16 балалар бакчасы, 5 мәдәният объекты, 3 мәктәп, 57 парк һәм сквер, 245,7 км юл капиталь ремонтланган. Узган ел башланган эш агымдагы елда да дәвам итәчәк.

Ирина Сәгыйдуллина Яр Чаллы шәһәренең илкүләм проектларны яктырту, шул исәптән Контентны җыю һәм тарату системасы аша, тәҗрибәсе белән уртаклашты. Узган ел шәһәрдә тугыз илкүләм проект тормышка ашырылган. «Демография» проекты кысаларында һәрберсе 220 урынга исәпләнгән өч балалар бакчасы төзелде. «Имин сыйфатлы юллар» проекты буенча Шамил Усманов урамы төзекләндерелде. «Мәдәният» проекты буенча үзәкләрнең берсендә виртуаль концерт залы барлыкка килде. Тормышка ашырылган проектлар үз масштаблары буенча аерыла, әмма аларны чаллылылар тормышына уңай йогынты ясавы берләштерә.

Ирина Сәгыйдуллина бу эштә коммуникацияләрнең барлык каналлары (ТВ, радио, интернет-басмалар, социаль челтәрләр) һәм мәгълүмат бирүнең төрле форматлары җәлеп ителүен билгеләп үтте. «Илкүләм проектларны яктырту буенча эш быел да дәвам итәчәк, без аңлыйбыз, 2021 елда ирешелгән нәтиҗәләрне киметү мөмкин түгел. Илкүләм проектлар нәтиҗәләре «кәгазьдә» генә чагылырга тиеш түгел, аларны шәһәр халкы тоярга тиеш», - дип ассызыклады ул.

Җомга, 4 февраль 2022, 15:22