Мы в социальных сетях

2021 елда Республика маркетинг үзәге ресурсларында электрон сатуларда Яр Чаллы шәһәренең 472 тәэмин итүчесе катнашкан.

Әлеге күрсәткеч буенча муниципаль берәмлекләр арасында Яр Чаллы Казан шәһәреннән соң икенче урында тора.

Республика маркетинг үзәгенең сатып алу модулендә – bp.zakazrf.ru биржа мәйданчыгында – оешманың хокукый формасы нинди булуына карамастан, бүген теләсә нинди товар яки хезмәт сатып алырга һәм сатарга мөмкин, төзелеш материалларыннан башлап бәйрәмнәрне оештыру буенча хезмәт күрсәтүләргә кадәр. Республика маркетинг үзәге хезмәтләре шулай ук үзмәшгульләр өчен дә ачык. Әлеге мәйданчыкта кирәкле товарларны яки хезмәтләрне сатып алып кына калмыйча, үз акчаңны янга калдырырга да мөмкин.  

Коммерцияле заказчылар сатып алу күләме, узган ел белән чагыштырганда, 8 тапкырга арткан. Шәһәрнең коммерция предприятиеләре өчен сатып алу модулендә барлыгы 393 млн сумлык 656 сатып алу үткәрелгән. Коммерция заказчыларының сатып алу суммасы буенча Яр Чаллы беренче урында.

Дүшәмбе, 31 гыйнвар 2022, 11:06