Җирле товар җитештерүчеләргә мәгълүмати ярдәм күрсәтү өчен 2020 елда булдырылган Telegram-каналда актив мәгълүмати эш алып барыла.
Каналда сатып алулар турында мәгълүмат, мәйданчыкларда теркәлү һәм сатуларда катнашу буенча инструкцияләр, документлар үрнәкләре, укыту материаллары, кызыксындырган сорауларга җаваплар урнаштырыла.
Каналга 400дән артык тәэмин итүче, шулай ук кредит оешмалары язылган. Төркемдәге банкларның булуы сатуларда катнашучылар тарафыннан банк гарантиясенең отышлы шартларыннан файдалану белән бәйле мәсьәләләрне оператив хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Сатуларда катнашу буенча компетентлылык дәрәҗәсен арттыру максатыннан махсус укыту кластеры булдырылган, аның кысаларында һәр пәнҗешәмбе 15:30 сәгатьтә укыту семинарлары һәм вебинарлар үткәрелә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 31 гыйнвар 2022, 10:16