Якшәмбе, 6 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Заман» яшьләр үзәге һәм Эшче яшьләр советы барлык теләүчеләрне эшче яшьләр арасында чаңгы ярышына кушылырга һәм бөтен гаилә өчен оештырылган кышкы уеннарда катнашырга чакыра.

Чара 29 гыйнварда 10:00 сәгатьтә «Кызыл тау» мәдәният үзәге янында «Яр буе» паркында узачак. Аның максаты – сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру һәм яшьләр арасында тискәре күренешләрне профилактикалау.

Программада: чаңгы узышы, ГТО программасы белән танышу, өлкәннәр һәм балалар өчен күңелле уеннар һәм конкурслар.

Катнашучыларны партнерлардан – "Декатлон" гипермаркеты һәм ТОТ САМЫЙ R&S кафесыннан бүләкләр һәм призлар көтә.

Пәнҗешәмбе, 27 гыйнвар 2022, 10:32