Синоптиклар 20 гыйнвар 21 сәгатьтән 21 гыйнварның 9 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең көчәюе турында кисәтә. Татарстан Республикасы территориясендә 21 гыйнварда төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
Яр Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан, секундына 6-11 метр тизлектә.
Төнлә һәм иртән минималь һава температурасы -11..-16˚. Көндез максималь һава температурасы -6..-10˚. Юлларда бозлавык.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 20 гыйнвар 2022, 16:24