Яр Чаллыда эшче яшьләр арасында «Абруй кубогы»на интеллектуаль уен узды. Бу юлы уенның авторы һәм алып баручысы Рәзилә Кузнецова катнашучыларны бай тарихка һәм гадәти булмаган мәдәнияткә ия булган Кытай белән таныштырды. Уенда шәһәр предприятиеләре һәм оешмаларының 16 командасы катнашты.
Гыйнвар уенының җиңүчесе булып «Типа интеллектуалы» «КАМАЗ» ААҖ командасы танылды, икенче урында – «КАМАЗ» ААҖ пресс-рама заводының «Русские горки» командасы, өченче урында – Droogi җыелма командасы.
Интеллектуаль чемпионатны яшьләр белән эшләү идарәсе ярдәме белән Яр Чаллы шәһәре предприятиеләре һәм оешмалары яшьләр советы, «Интеллект» автоном коммерцияле булмаган оешма, «Заман» яшьләр үзәге оештыра. Киләсе уен февраль аенда узачак, катнашу сораулары буенча 570-870 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 20 гыйнвар 2022, 14:44