Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә. Хәзерге вакытта 268 мең кеше беренче компонент белән, 214 меңнән артык кеше икенче компонент белән вакцинация ясаткан, 18 меңгә якын кеше ревакцинация ясаган. Бу хакта сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Айгөл Борһанова хәбәр итте. Ул шулай ук шәһәрдә яшүсмерләр өчен билгеләнгән «Спутник-М» вакцинасы кайтуы көтелгәнен билгеләп үтте.
«Хәзерге вакытта әзерлек эшләре башланды, без Татарстан Республикасына «Спутник-М», икенче исеме 12-17 яшьлек балалар өчен "Гам-КОВИД-Вак-М", вакцинасы кайтуын көтәбез. Бу вакцина шулай ук ике компонентлы, икенчесе 21 көннән соң ясала. Балаларга вакцина ирекле рәвештә ясалачак, беренче чиратта без ата-аналардан ризалык алырга тиеш», - дип хәбәр итте Айгөл Борһанова.
Спикер әлеге категория чаллылыларга вакцинация ничек оештырылачагы турында сөйләде.
«Вакцина «Спутник» вакцинасы белән охшаш. Вакцина кертелгәннән соң вакытлыча температура күтәрелү, хәлсезлек, ясаган урынның сызлавы яки кызаруы мөмкин. Вакцинацияне үткәрү тәртибе өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә бертөрле. Балаларны шулай ук педиатр тикшерәчәк, баланың сәламәтлеге торышы бәяләнәчәк. Кискен респиратор авырулар, хроник авыруларның кискенләшүе вакцинация ясаудан кичектереп тора. Терелеп, 2-4 атнадан соң вакцинация үткәрү мөмкин. Авыр аллергия авырулары булган балалар җентекләп тикшереләчәк, бары табиб рөхсәтеннән соң гына вакцинация үткәрелергә мөмкин», – дип аңлатты Айгөл Борһанова.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, бүген дәвалау-профилактика учреждениеләрендә яңа коронавирус йогышы белән 107 кеше медицина күзәтүе астында тора.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 20 гыйнвар 2022, 11:41