Картиналар галереясенең кече залында "Кристиан Апостолның төшләре һәм чынбарлыгы" исемле шәхси күргәзмә ачылды. Анда Яр Чаллы картиналар галереясе фондларыннан һәм авторлык коллекциясеннән экспонатлар тәкъдим ителә.
Кристиан Апостол – тумышы белән Молдова рәссамы, Лиссабонда (Португалия) сәнгатькә өйрәнгән, Түбән Камада яши һәм эшли. Үзенең стилен – ассоциатив символизм, фирма билгесен уйлап чыгарган. Күргәзмәдә рәссамның «апостол» дип аталган эчке дөнья геройлары рәсемнәре төшерелгән портретлар сериясе тәкъдим ителгән. Кристиан Апостол һәрвакыт кешеләр белән кызыксынган. Символлар телен кулланып, аерым портрет техникасында ул холсттагы кешенең кабатланмас сыйфатларын тапшыра.
Күргәзмәне ачу җылы дустанә шартларда узды. Сәламләү сүзе белән "Россия Рәссамнар берлеге" Чаллы оешмасы идарәсе рәисе Ленар Әхмәтов һәм Татарстан Республикасының халык рәссамы Мадияр Хаҗиев чыгыш ясадылар. «Destiny» скрипка дуэты солисты Әнисә Солтанованың чыгышы аеруча күңелгә ятты. Экспозициядә 35 рәсем сәнгате әсәре тәкъдим ителгән.
Күргәзмә 2022 елның 13 февраленә кадәр дәвам итәчәк.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 19 гыйнвар 2022, 10:53