Чәршәмбе, 9 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда социаль-икътисадый хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасында, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында һәм Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Шәһәр Советында «БЕРДӘМ РОССИЯ» фракцияләре депутатларының үзара хезмәттәшлеге турында килешү имзаланды.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм Дәүләт Советы депутаты Андрей Фомичев катнашкан документка кул кую тантанасы Аяз Гыйләҗев исемендәге Татар дәүләт драма театрында узды.

«Безнең катлаулы заманда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен көчләрне берләштерергә кирәк. Безгә Татарстанда лидерыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов җитәкчелегендә бердәм төркемдә эшләү гадәти. Без кичә шулай эшләдек, бүген дә шулай эшлибез. Килешүгә кул куеп, без иртәгә дә шулай ук эшләргә сүз бирдек.  Безгә бу эштә уңышлар!»- дип теләде Әлфия Когогина, Килешүгә кул куеп.

Наил Мәһдиев ассызыклаганча, өч яклы хезмәттәшлек нәтиҗәсе – билгеле казанышлар. «Шундый нәтиҗәләрнең берсен сез бу залда карый аласыз. Бу – Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Гомәр кызы Когогинаның, республика җитәкчелегенең һәм муниципаль хакимият органнарының үзара хезмәттәшлеге нәтиҗәсе. Без имзалый торган барлык документлар да нәтиҗәгә ия, ул, һичшиксез, шәһәрдәшләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга йогынты ясый. Август-сентябрь айларында яңа "Мастеровые" рус драма театры сәхнәсендә спектакль карый алачакбыз, бу сөендерә. Труппаның яңа мөмкинлекләре барлыкка киләчәк, иҗат коллективы хәзергегә караганда күбрәк чыгышлар күрсәтә алачак», - диде шәһәр мэры.

Андрей Фомичев үз чиратында билгеләп үткәнчә, уртак эш яхшы нәтиҗәләргә китерә. «Соңгы елларда без Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов җитәкчелегендә тормышка ашырыла торган проектларның тормышыбызны яхшыртуын, уңайлыклар тудыруын, иҗади процессның дәвамы булуын күрәбез», - диде ул.

Җомга, 14 гыйнвар 2022, 18:42