Чаллылылар Яңа елны иске стиль буенча каршы алды
Автозавод районында яшәүчеләр өчен Җиңү паркы мәйданчыгында бәйрәм программасы оештырылды. Бәйрәмдә катнашучыларны Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов котлады. Район халкын һәм шәһәр кунакларын «КАМАЗ»мәдәният сарае солистлары һәм иҗат коллективлары чыгышлары белән сөендерде.
Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сарае һәм «Комсомолец» спорт мәктәбе педагоглары тарафыннан оештырылган күңелле эстафеталарда һәм конкурсларда балалар да, өлкәннәр дә теләп катнашты.
Чаллы халкы яраткан мультипликацион геройлары белән фотога төште, атларда йөрделәр һәм күтәренке кәефләре белән уртаклаштылар.
Комсомол районында «Энергетик» мәдәният йорты каршында «Энергетик» мәдәният сараеның популяр артистлары һәм иҗат коллективлары катнашындаконцерт программасы узды. Бәйрәмдә катнашучыларны Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева котлады. Бәйрәмгә килүчеләр тагын бер кат Яңа ел бәйрәмнәре атмосферасына чумдылар, Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән бергә күңел ачтылар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 14 гыйнвар 2022, 12:03