Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина «Бердәм Россия» партиясенең Чаллы җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.
«Бүген гражданнарны кабул итү барышында волонтер тарафыннан сукбай хайваннар, аларга карата кешелекле мөнәсәбәт һәм алар өчен приютлар төзү мәсьәләсе күтәрелде. Мөрәҗәгать итүче хакимияттән приют төзүдә ярдәм итүләрен һәм дүрт аяклы дусларга карата җинаятьчел-тупас мөнәсәбәтне кисәтүне сорый. Мин якташыбызга хайваннарга карата сакчыл караш турында кабул ителгән Федераль закон турында, шулай ук хәзерге вакытта Дәүләт Думасында хезмәттәшләребез белән тиешле финанслау белән федераль программа барлыкка килү өстендә эшләгәнне хәбәр иттем. Ул чакта бу мәсьәләне хәл итү өчен төбәкләргә федераль акчалар җәлеп итәргә мөмкин булачак», - дип шәрехләде Когогина.
«Халыктан мондый кабул итүләрдә төрле мөрәҗәгатьләр килә, әмма һәрвакыт кискен мәсьәләләр дә була. Бүген инде агымдагы төбәк атнасында өченче кабул итү узды. Актаныш һәм Менделеевск районнары, Яр Чаллы халкы транспорт инфраструктурасы, торак белән тәэмин итү, сәламәтлек саклау, гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләре күтәрде. Һәр мәсьәлә буенча эшләячәкмен», - дип хәбәр итте депутат.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 14 гыйнвар 2022, 10:50