Яңа ел бәйрәмнәрендә чыгарыла торган чүп күләме берничә тапкырга арта. «Гринта» төбәк операторы Яр Чаллыда каты көнкүреш калдыкларын чыгаруны тормышка ашыруны күзәтүне көчәйтте һәм өстәмә махсус техника чыгарды. Чүп-чар җыюны тоткарламас өчен, чаллылылардан автомобильләрен контейнер мәйданчыклары һәм чүп контейнерлары янында калдырмаулары сорала.
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә даими оператив җавап бирү өчен 1 гыйнвардан 9 гыйнварга кадәр кайнар линиянең дежур операторлары билгеләнде.
Яр Чаллы шәһәрендә дежур диспетчерларның контакт телефоннары: 8-987-265-46-27, 8-917-280-03-47, 8-927-048-00-47, 8-927-048-00-27, 8-967-379-00-17.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 31 декабрь 2021, 15:08