Яр Чаллыда ел саен үткәрелә торган «Теләкләр чыршысы – 2021» хәйрия акциясе узды, аның кысаларында 350 Яңа ел бүләге җыелды.
Бүләкләр җыю 15 декабрьдән 28 декабрьгә кадәр барды. Чарада Педагогика һәм Политехник көллиятләре, В.Д. Поташов исемендәге техник көллияте, Кама сәнгать һәм дизайн институты, Е.Н. Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте, Яр Чаллы дүәләт педагогика университеты, медицина көллияте студентлары бик теләп катнаштылар. Шулай ук «РариТЭК» компанияләр төркеме, «Ваше право» юридик үзәге дә ярдәм күрсәтте. Барлыгы 350 бүләк җыелган.
29 декабрьдә Кама балалар медицина үзәгендә, йогышлы авырулар хастаханәсендә дәваланучы, шулай ук «муковисцидоз» диагнозы белән балаларга бүләкләр тапшырылды.
30 декабрь көнне «Нур» яшьләр үзәгендә авыр тормыш хәлендә калган балаларга бүләкләр тапшырылды. Акциядә Ринат Рәис улы Минхәеров йөзендә «НЧТЗ» ҖЧҖ (ТАТПРОМ – ХОЛДИНГ компанияләр төркеме) катнашты. Ул авыр тормыш хәлендә калган балаларга 50 татлы бүләк тапшырды һәм шәхсән үзе Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән бүләкләр тапшыруда катнашты.
Моннан тыш, «Теләкләр чыршысы»ннан бүләкләрнең бер өлеше Казан шәһәрендәге Балалар Республика клиник хастаханәсенең пульмонология бүлегенә юл тотачак.
«Безнең акция 15 елдан артык яши, без аны бик теләп үткәрәбез һәм аңа елдан-ел битараф булмаган студентларны да, эшмәкәрләрне дә җәлеп итәбез. Авырып киткән барлык балалар да Яңа елны өйдә гаиләләре белән каршы ала алмый һәм без студентлар активы белән бергә хастаханәләрдәге балаларга бүләкләр тапшырырга телибез. Мондый игелекле һәм якты акцияне тормышка ашыруда ярдәм итүчеләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез», - ди Шәһәр студентлар советы рәисе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Алексей Володин.
Акцияне Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының яшьләр белән эшләү идарәсе ярдәме белән Шәһәр студентлар советы, «Нур» яшьләр үзәге оештырды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 30 декабрь 2021, 14:29