2021 елда Яр Чаллыда инженер, транспорт, юл һәм социаль өлкәләрдә 10,0 млрд сумлык масштаблы проектларны тормышка ашыру дәвам итте. Аппарат киңәшмәсендә төзелеш тармагының нәтиҗәләре турында шәһәр мэры Наил Мәһдиев сөйләде.
Торак төзелеше күләме буенча барлык план йөкләмәләре үтәлде. 1 декабрьгә 322 мең кв.м торак файдалануга тапшырылды (план күрсәткечләре – 320 мең кв. м). 36 күпфатирлы йорт, шул исәптән социаль ипотека программасы буенча ике йорт файдалануга тапшырылды.
Иң зур объектлар арасында – «Мастеровые» рус драма театры бинасын төзү.
«Без татар драма театрын төзегәннән соң, тиз арада рус драма театрын төзүгә керешәчәкбез, дип вәгъдә иткән идек. Киләсе елның уртасында без «Мастеровые» театрының яңа бинасын файдалануга тапшырырга планлаштырабыз. Бу 1,8 млрд сумнан артык инвестицияләр, 500 һәм 100 урынга исәпләнгән ике тамаша залы, 13 мең кв. метрдан артык мәйдан. Чаллылыларның хыялы. Безнең шәһәр өчен мондый проект гамәлгә ашырылачак», - дип билгеләде шәһәр мэры.
Йогышлы авырулар хастаханәсенең «Б» блогында капиталь ремонт дәвам итә.
Наил Мәһдиев шәһәрнең медицина хезмәткәрләренә пандемия шартларында намуслы хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде: «Бүген без барлык медицина хезмәткәрләренең дә безнең чор геройлары булуын таныйбыз. Алар күпме кеше гомерен саклап калган! Без алга таба да шәһәрнең медицина өлкәсенә ярдәм итәчәкбез».
2021 ел нәтиҗәләре буенча Яр Чаллыда ике мәктәп, өч яңа балалар бакчасы төзелде, дүрт мәктәп, ике балалар бакчасы, белем бирү оешмаларының 10 азык-төлек блогы капиталь ремонтланды.
Спорт инфраструктурасы объектлары да игътибардан читтә калмады. «Дулкын» бассейны бинасы төзекләндерелде. 43 нче мәктәп һәм Пушкин исемендәге пролицей территорияләрендә ясалма өслекле ике мини футбол кыры төзелде. Сентябрьдә муниципаль-шәхси партнерлык кысаларында «Клевер» спорт-сәламәтләндерү комплексы төзелеше тәмамланды.
Элекке еллардагы кебек үк, шәһәрнең юл инфраструктурасына зур игътибар бирелә. Быел «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча Шамил Усманов урамы буенча, Халыклар дуслыгы проспектыннан Хәсән Туфан проспектына кадәрге участокта 1,5 км юл ремонтланды. 350 парковка урыны төзекләндерелде, яңа яктырткычлар урнаштырылды. «Юл-урам челтәрен ремонтлау» республика программасы буенча Гостев урамы буенча, Аэродром урамыннан алып Батенчук урамына кадәрге юллар ремонтланды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 31 декабрь 2021, 15:44