Чәршәмбе, 2 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Әлфия Когогина: «Рецидивистлар өчен җәзаны катгыйландырып, без кешеләрнең тормышын саклап калабыз»

Дәүләт Думасы элек каршы як полосага чыгу яки тизлек режимын бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган һәм  транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән затларга карата юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен Җинаять кодексы буенча җаваплылыкка тартуны билгели торган законны өченче, ахыргы укылышта кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «Статистика буенча, машина йөртүче гаебе белән килеп чыккан җитди юл-транспорт һәлакәтләренең шактый зур өлеше ике кагыйдәне бозуга туры килә: каршы як полосага чыгу һәм тизлек режимын арттыру. Күп кенә очракларда бу хокук бозулар кешеләрнең һәлак булуына китерә. Безнең бурыч – гражданнарыбызның сәламәтлеген һәм тормышын саклау өчен максималь чаралар булдыру».

Закон проекты нигезендә, тизлекне сәгатенә 40-60 километрдан арттырган өчен хокук бозучыны 200 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф белән җәзаларга, яки бер яки ике ел дәвамында хезмәт хакын тартып алу тәкъдим ителә. Шулай ук хокук бозучыны билгеле бер вазыйфаларны биләү яисә өч елга кадәр билгеле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү тәкъдим ителә.

Моннан тыш, машина йөртүчене 480 сәгатькә кадәр яки ике елга кадәр мәҗбүри эшләргә җәлеп итү тәкъдим ителә.

Чәршәмбе, 22 декабрь 2021, 13:52