Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Нина Алексеевна Панфилова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов, Комсомол районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин исеменнән котлау һәм бүләкләр тапшырылды.
Нина Алексеевна Казанда туган, урта мәктәпне, аннан медицина курсларын тәмамлаган. Сугыш елларында тегү фабрикасында эшләгән, фронт өчен кием-салым һәм аяк киеме теккән. 1953 елда Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Иванович Панфилов белән гаилә корганнар. Лаеклы ялга чыкканчы Нина Алексеевна Казан хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләгән. 2003 елда Яр Чаллыга күчеп килгән.
Тормыш иптәше белән ике бала үстергәннәр, дүрт оныгы һәм өч оныкчыгы бар.
Нина Алексеевна «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, «Хезмәт ветераны» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 22 декабрь 2021, 12:41