«Һөнәрне аңлы сайлау» тренингларында катнашу өчен үсеш үзенчәлекләре булган балалар һәм аларның 12-18 яшьлек абыйлары һәм сеңелләре чакырыла. Чара 11 декабрьдә 14:00 сәгатьтән 18:00гә кадәр һәм 12 декабрьдә 10:00дән 14:00гә кадәр «Шатлык» яшьләр үзәгендә узачак.
Һөнәри юнәлеш бирүче тренинглар «Барысы да үз кулларыңда» проекты кысаларында үткәрелә, ул президент грантлары конкурсларында җиңүче булды һәм Президент грантлары фонды ярдәме белән үткәрелә.
Балалар киләчәкләрен төзи, үзләренең чын максатларын һәм хыялларын аңлый, аларга ирешүлнең ачык планын төзи, теләсә кайсы тормыш хәлендә үзе өчен иң кыйммәтле вариантны сайлый, танышулар даирәсен киңәйтә һәм фикердәшләр, яхшы дуслар таба алачак.
Тренинг берничә блоктан тора:
- максат кую
- карарлар кабул итү
- аңлы сайлау
- көчле якларны билгеләү
- үзмотивация
- эшлекле уеннар.
Чарада катнашкан һәр бала тормыш өчен мөһим булган теләсә нинди карарлар кабул итәргә ярдәм күрсәтә торган мөһим мәгълүмат белән эш дәфтәре алачак.
Шулай ук кире элемтә оештырылачак: белгеч – ата-ана – бала. Тренингтан соң балаларга һәм ата-аналарга кире элемтәдә катнашу мөмкинлеге биреләчәк.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 10 декабрь 2021, 17:01