Чәршәмбе, 2 июль 2025 / рус тат / обычная версия

РФ Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны Мәдирә Хамат кызы Сафина юбилее белән котлауларны кабул итеп алды. Ул Минзәлә районының Дусай-Кичү авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында туган авылында колхозда эшли. 1959 елда кияүгә чыга һәм Чистайга күчеп килә, анда сәгать заводында эшли.

1965 елда гаиләсе белән Чаллыга даими яшәү урынына күчеп килә, анда пенсиягә чыкканчы азык-төлек кибетендә эшли. Мәдирә Хамат кызының ике улы, оныгы һәм өч оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Ветеранны Үзәк район хакимияте, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов ярдәмчесе, «Электротехниклар» идарәче компаниясе вәкилләре, шулай ук территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Дөррия Ризатдинова котлады.

Җомга, 10 декабрь 2021, 15:04