Чәршәмбе, 2 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Ватан Геройлары көнендә Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев һәм шәхсән үз исеменнән Социалистик Хезмәт Герое Җәләев Радик Инсаф улына Комсомол районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин һәм Комсомол районы Хәрби комиссариатының бүлек (мобилизация) җитәкчесе Сергей Вележев бүләк тапшырдылар.

Радик Инсаф улы 1966 елның августыннан «Камгэсэнергострой» җитештерү берләшмәсендә эшли башлый. Радик Җәләевнең «Спецстрой» идарәсендә зур эш тәҗрибәсен, белемен һәм хезмәт сөючәнлеген исәпкә алып, аңа Комсомол-яшьләр бригадасын җитәкләүне ышанып тапшыралар. Радик Инсафович үз бригадасы белән КАМАЗның автомобиль, инструменталь, агрегат, тимерчелек, двигательләр, электр җиһазлары заводларын төзүдә катнаша. Алар тарафыннан мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр, башка объектлар төзелде. Яр Чаллыда гына түгел, Түбән Камада, Алабугада да хезмәт куялар.

1974 елда фидакарь хезмәте өчен Радик Җәләев Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә, ә 1977 елда зур йөк автомобильләре җитештерү буенча Кама заводлары комплексының беренче чиратын төзегәндә ирешкән уңышлары өчен Радик Инсаф улы Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була. Ул ТАССРның атказанган төзүчесе. 1999 елдан Яр Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины.

«Камгэсэнергострой» ААҖ предприятиесе ветераны буларак, Радик Инсаф улы Җәләев, «Камгэсэнергострой» ААҖ Ветераннар советы белән берлектә, шефлыкка алынган мәктәпләрдә тематик дәресләр үткәрә, анда тәҗрибәсе белән уртаклаша. Яр Чаллы шәһәре һәм Камгэсэнергострой тарихы музейларында төзелешнең танылган җитәкчеләрен искә алу кичәләрендә һәм төрле буын вәкилләре белән башка күп кенә чараларда катнаша.

Радик Инсаф улы Яр Чаллы шәһәренең 1 нче Постында үткәрелә торган чараларда актив катнашучы. Ул атна саен яшь буында патриотизм тәрбияләү буенча үткәрелә торган утырышларда катнаша, батырлык дәресләре, әңгәмәләр уздыра: яшүсмерләр мемориал багышланган кешеләр һәм вакыйгалар турында белергә тиеш. Әлеге балалар өчен тарих – очрашырга туры килгән исән кешеләр.

Җомга, 10 декабрь 2021, 14:48