Чәршәмбе, 2 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Креативные решения Айди Ай» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә, 2021 елның 11 ноябрендә министрлыклар, ведомстволар, җирле үзидарә органнары, профсоюзлар һәм республика оешмалары катнашында хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча семинар уздырачак.  

Семинарлар шулай ук Әлмәт, Түбән Кама, Кукмара, Буа, Бөгелмә, Лениногорск муниципаль районнарында узачак.

Әлеге семинарлар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 09.08.2013 елның 553 номерлы карары белән расланган «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» дәүләт программасының «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында хезмәт шартларын һәм хезмәтне саклауны яхшырту» ярдәмче программасы чараларына керә.

Теркәлү өчен сылтама https://forms.gle/EAH6sdV83gM5qGaZ6

Дүшәмбе, 8 ноябрь 2021, 12:18