Сишәмбе, 8 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хөрмәтле чаллылылар, сезне дәүләт бәйрәме – Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм!

29 ел элек 6 ноябрь Татарстанның заманча тарихына яңа Конституция кабул ителгән әһәмиятле вакыйга буларак кереп калды. Республиканың төп документы халыкара һәм ил законнары җыентыкларыннан иң яхшы матдәләрне үз эченә алды. Еллар дәвамында Татарстан Республикасы Конституциясе күпмилләтле халыкның хокуклары һәм ирекләренең ышанычлы гаранты булып кала. Әлеге документ яңа буыннарның имин киләчәген сайлаган миллион татарстанлы өчен ориентир булды.

Конституциядә этникара һәм динара мөнәсәбәтләрне ныгытуга зур әһәмият бирелә, ул гражданлык җәмгыятен алга таба камилләштерүгә ярдәм итә. Татарстан Республикасында яшәүче барлык халыкларның күп гасырлык тарихи һәм мәдәни традицияләрен саклауга һәм үстерүгә зур әһәмият бирелүен Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын уздыру дәлил булып тора.

Яр Чаллыда шәһәр һәм Кама автомобиль заводы төзелә башлаганнан бирле, асылда, 80нән артык милләт вәкилләре арасында җылы мөнәсәбәтләр урнашты. Бу - ярты миллионлы шәһәрнең иң зур байлыгы, без әлеге казаныш белән бик горурланабыз.

Бүген чаллылылар балалары һәм оныкларының лаеклы киләчәге хакына нәтиҗәле хезмәт куялар, яраткан шәһәребез һәм туган республикабыз үзенең уңышлы социаль-икътисади һәм иҗтимагый-сәяси үсешен дәвам итсен өчен кулларыннан килгәннең барысын да эшлиләр.

Хөрмәтле чаллылылар!

Бу бәйрәм көнендә сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, игелек телим. Гаиләләрегездә тынычлык хөкем сөрсен, ә уңыш барлык эшләрегездә һәм башлангычларыгызда да юлдаш булсын!

Бәйрәм белән сезне, Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән!

Н. Г. Мәһдиев,

Яр Чаллы шәһәре мэры

Шимбә, 6 ноябрь 2021, 07:25