Сишәмбе, 8 июль 2025 / рус тат / обычная версия

Шәһәр Студентлар Советы коррупциягә каршы «Коррупциягә юк дип әйт!» белем бирү квестын үткәрде, анда 15 команда (90 кеше) катнашты. Чарада катнашучылар берничә катлаулы сынаулар һәм кызыклы уеннар уздылар, коррупция һәм аңа каршы көрәш ысуллары турында үз белемнәрен күрсәттеләр.

14-15 яшь категориясендә квестта катнашучы сертификатларын №39, 50, 21, 24, 45 нче мәктәп командалары; 16-17 яшьлекләр арасында – 29 нчы һәм 76 нчы гимназияләр, 7 нче һәм 18 нче мәктәпләр алды.

Өлкән яшь категориясендә квест җиңүчеләре: 1 урында - 44 нче мәктәп; 2 урында - 25 нче мәктәп; 3 урында - 18 нче мәктәп. Урта яшь категориясендә: 1 урында - 58 нче мәктәп; 2 урында - 26 нчы мәктәп; 3 урында - 35 нче мәктәп.

Җомга, 29 октябрь 2021, 15:28