Сишәмбе, 8 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераны Нина Андрияновна Воронинага 90 яшь тулды. Ул Ульяновск өлкәсенең Тепловка авылында туа. Сугыш елларында туган авылында колхоз эшләрендә хезмәт куя.

Сугыштан соң Самара өлкәсенең Жигулевск шәһәренә китеп, анда санэпидемстанциядә эшләгән. 1957 елда гаиләсе белән Зәй шәһәренә күчә, ГРЭС төзелешендә эшли. 1978 елдан юбиляр Яр Чаллыда яши. Пенсиягә чыкканчы «Гидроэлектромонтаж» предприятиесендә электрчы булып эшләгән. Нина Андрияновнаның кызы, оныгы һәм оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы хакимияте башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән бүләкләр һәм котлаулар тапшырылды. Котлауларга Шәһәр Советы депутаты Лариса Зубрилова, шулай ук ТИҮ рәисе Зоя Пиванова да кушылды.

Җомга, 29 октябрь 2021, 14:04