Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Рәхимә Хөсәен кызы Зәйнетдинова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбиляр Башкорт АССРның Туймазы районы Кандракүл авылында туа. Бу авылда аның балачагы үтә. 1941 елда юбилярның әтисе фронтка китә, ә ул олы апасы һәм әнисе белән колхоз кырларында, фермада эшли. Сугыштан соң шәһәрне торгызу буенча сезонлы эшләргә чыгалар, ә кышын колхозда эшли. 1956 елда ветеран кияүгә чыга. Ире белән бергә авыл җирлеген торгызырга йөргәннәр, йортлар салганнар. Хөсәеновларның тату гаиләсендә ике бала: уллары һәм кызлары туган. Балалары тугач, гаилә Урал авыл җирлегендә төпләнә. Ире вафат булганнан соң, 1995 елда Рәхимә Хөсәен кызы Яр Чаллыга күчеп килә. Хәзерге вакытта Рәхимә Хөсәен кызының өч оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар.
Рәхимә Хөсәен кызы тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Котлау һәм бүләкләр юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Комсомол районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин исемнәреннән тапшырылды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 25 октябрь 2021, 16:04