Дүшәмбе, 7 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда алтынчы тапкыр татар яшьләренең иң зур проектларының берсе – «ТАТАР ЯШЬЛӘРЕ ФОРУМЫ 2021» узды.

Анда 70 өлкән сыйныф укучысы һәм студент катнашты, алар гамәлдәге татар проектлары кейслары белән таныштылар һәм аларны камилләштерү вариантларын тәкъдим иттеләр.

Форум экспертлары - Казаннан килгән делегация, «Ялкын» журналы, «Әйдә, ШаяРТ» Шаяннар һәм тапкырлар клубы татар лигасы, SkyTat татар теле онлайн - клубы вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Жюри карары буенча түбәндәге нәтиҗәләр ясалды:

1 урын - URBANTATAR интернет-радио проекты.

2 урын - «Ялкын» журналы проекты.

3 урын - «Ачык университет» проекты.

Якшәмбе, 24 октябрь 2021, 14:19