Тантаналар сараенда ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды. Шәһәр Пенсия фонды җитәкчесе, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов Чаллы гаиләләрен балалары туу белән котлады һәм 20 әнигә сертификатлар тапшырды.
Исегезгә төшерәбез, ана капиталы программасы 2007 елдан бирле гамәлдә. Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле Яр Чаллыда 51 300 ана капиталы сертификаты бирелгән. Ана (гаилә) капиталы акчаларын файдалануның төп өстенлекле юнәлеше - торак шартларын яхшырту. Бу юнәлеш буенча 40 000 артык гариза (78%) кабул ителгән, гомуми суммасы 19 млрд. сумнан артык.
Гаиләләргә ярдәм итү программасы 2026 елга кадәр дәвам итәчәк, ягъни сертификат алу хокукына ия булган бала 2026 елның 31 декабренә кадәр туган яки уллыкка алынырга тиеш. Шул ук вакытта, элеккеге кебек үк, сертификат алу һәм аның акчалары белән эш итү вакыты чикләнмәгән.
2021 елда беренче балага ана капиталы күләме 483 882 сум, икенче балага, гаилә беренче бала туганда сертификат алмаган очракта, 639 432 сум тәшкил итә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 21 октябрь 2021, 08:15