Якшәмбе, 6 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Йөклелекнең 36 атнасында гриппка каршы прививка ясаткан Оксана йөклелекнең беренче айларында коронавирус инфекциясе белән авыруын сөйләде. Бәхеткә, җиңел формада. Грипп белән авыру аның планнарына керми. Шуңа күрә ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны сезонлы арткан чорда ул үзен һәм туачак баласын саклап калырга - гриппка каршы прививка ясатырга булган. Сүз уңаеннан, Оксананың 10 яшьлек кызы, әнисе кебек үк, шушы көннәрдә гриппка каршы вакцинация үткән.

Йолдыз йөклелекнең 22 атнасында гриппка каршы прививка ясаткан. Аның икенче баласы туачак. Хатын-кыз вакцинациядән соң үзен яхшы хис итә. Хатын-кыз прививка аңа һәм туачак балага грипптан сакланырга ярдәм итәчәк дип саный, бу коронавирус инфекциясе пандемиясе дәвам иткән чорда аеруча мөһим. Грипп белән авыручы кешегә коронавирус инфекциясе эләккән чакта, организмның үзен ничек тотачагы аңлашылмый. Йөкле хатын-кызның хәле начарланырга мөмкин. Шуңа күрә мөмкин булган хәвеф - хәтәрләрне юкка чыгарыр өчен, вакцинация узарга кирәк дип уйлый хатын-кыз.  

Йөкле хатын-кызларның гриппка каршы вакцинация ясатуы әни кешене һәм баланы яклый. Йөклелек вакытында прививка ясаткан хатын-кыз, гриппка каршы антитәнчекләрне плацента аша үз баласына тапшыра. Прививка ясаткан әнидән туган баланың, ким дигәндә, 6 айга иммунитеты була.

Йөкле хатын-кызларга гриппка каршы вакцинация йөклелекнең икенче триместрыннан үткәрелә. Вакцинацияләнергә теләгән булачак әниләр үз поликлиникаларында табиб-акушер-гинекологка мөрәҗәгать итә алалар. 

Чәршәмбе, 20 октябрь 2021, 17:39