Яр Чаллыда тәрбиягә бала алган гаиләләр клубларының V «Йөрәкләр бердәмлеге»Республика фестивале узды. Чараның даими оештыручысы - "Яр Чаллы шәһәренең ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләгә коруга ярдәм итү, тәрбиягә бала алган гаиләләрне әзерләү һәм алып бару үзәге»
Фестиваль Яр Чаллы, Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Тукай муниципаль районнарыннан тәрбиягә бала алган гаиләләрне берләштерде. «Балалар бәхете - гаиләдә яшәү һәм тәрбияләнү өчен зур рәхмәт!» - бу гыйбарә фестивальнең девизына әверелде. Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары - Яр Чаллы Башкарма комитеты вәкилләре, югарыда санап үтелгән районнарның опека һәм попечительлек органнары җитәкчеләре.
Фестиваль уңай эмоцияләр, рәхмәт сүзләре белән үрелеп барылды. «Шатлык» яшьләр үзәге иҗат коллективларының концерт номерлары чараның бизәге булды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 20 октябрь 2021, 11:43