1 октябрьдән Яр Чаллыда «Яр Чаллы шәһәренең иң яхшы социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмасы» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә. Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: 1) «Шәһәр балалары һәм яшьләре»; 2) «Шәһәр экологиясе»; 3) «Тигез мөмкинлекләр шәһәре»; 4) «Безнең шәһәр».
Конкурста катнашу өчен 2021 елның 1 октябреннән 1 ноябренә кадәр электрон адрес буенча konkurs.sonko2021@yandex.ru "Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар конкурсына" тамгасы белән гариза бирергә кирәк. Шулай ук вәкаләтле зат имзасы һәм оешманың мөһере белән Башкарма комитетның икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү идарәсенә гариза бирергә кирәк: Х. Туфан пр., 23 йорт; 106 каб; элемтә өчен телефон: 8(960)067-39-61, 8(951)898-12-07. Конкурс нигезләмәсе белән биредә танышырга мөмкин.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 18 октябрь 2021, 11:54