Яр Чаллы депутатлары регламент, хокук тәртибе һәм халык иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча даими комиссия утырышы кысаларында наркоманиягә каршы тору мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча шәһәр бүлеге башлыгы Айрат Мәрдегаләмов тикшерелгән җинаять эшләрен анализлаудан наркотик чараларның күп өлеше Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән килүен билгеләп үтте. Наркотик кулланучылар арасында амфетамин төркемендәге синтетик наркотиклар популяр булып кала бирә.
Шәһәр сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Ногманов хәбәр иткәнчә, Чаллы наркология диспансеры мәгълүматларына караганда, авыручыларның 32% бер үк вакытта берничә төр наркотик матдәләр куллана. Октябрь башына наркодиспансерда наркомания белән авыручы 1925 кеше һәм наркотик чаралардан явызларча файдаланучы 1746 кеше рәсми исәптә тора. Медперсонал дәвалау һәм мотивация программаларын актив тормышка ашыра. Яңа тернәкләндерү программаларын гамәлгә кертүгә зур игътибар бирелә. Агымдагы елның 9 аенда кискен авырулар бүлегендә 245 кеше стационарда дәвалану алды, 101 авыручы реабилитация курсын тәмамлады.
Башкарма комитетының яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Айзат Мәхмүтов шәһәрдә даими рәвештә наркотикларны пропагандалауга каршы тору максатыннан сыйныф сәгатьләре, ата-аналар лекторийлары, түгәрәк өстәлләр, роликлар күрсәтү, флешмоблар, «Жизнь без наркотиков», «Поделись улыбкой», «Россия без табака», «Сообщи, где торгуют смертью», «Здоровое поколение», «SMS-дети» акцияләре үткәрелүен билгеләп үтте. Ел башыннан профилактик чаралар белән 20 000 кеше шөгыльләнә. Шәһәр мәктәпләрендә махсус курслар узган һәм профилактик программаларны гамәлгә ашыручы 293 педагог эшли.
«Диалог» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге 2018 елдан бирле дивиант тәртипле балалар белән эшләү буенча Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының республика мәйданчыгы булып тора. Үзәк яшүсмерләр һәм яшьләр, укучылар һәм шәһәрнең югары һәм урта уку йортлары студентлары белән профилактик эш координаторы булып тора. Үзәк белгечләре тарафыннан өч меңнән артык кешене колачлап 18 чара үткәрелгән. Шәхси психологик ярдәм сорап 120 яшь кеше мөрәҗәгать иткән.
Ел башыннан балалар һәм яшьләр өчен «Яшьләр ышаныч телефоны» телефоны буенча Ашыгыч психологик ярдәм үзәгенә 178 мөрәҗәгать килгән.
Мәгариф, мәдәният, спорт, яшьләр сәясәте учреждениеләрендә наркотикларга каршы юнәлештәге 49 программа һәм махсус конкурслар тормышка ашырыла.
30 меңнән артык баланы колачлап, иҗтимагый оешмалар эшчәнлеге системасы булдырылган, алар «риск төркеме»нә кергән яшүсмерләргә начар мохиттән чыгарга, тормышта үз эшләрен табарга ярдәм итә.
Депутатлар шәһәр халкы арасында наркотикларга каршы эш барлык профилактика субъектлары белән бергә алып барылырга тиеш дигән фикер белдерделәр. Җәмгыятьтә сәламәт яшәү рәвеше идеологиясен формалаштыру һәм наркоманиягә каршы тору мөһим социаль проблеманы хәл итүгә комплекслы якын килү зарур.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 15 октябрь 2021, 11:52