Дүшәмбе, 7 июль 2025 / рус тат / обычная версия

Дәүләт Думасы беренче укылышта дәүләттән ярдәм сыйфатында алынган түләүләрне бурычлылар хисабына автомат рәвештә күчерүне тыя торган закон проектын кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «Закон проекты Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча «Бердәм Россия»  тарафыннан тәкъдим ителде һәм эшләнелде. Ул гражданнарның хокукларын һәм аларга тиешле социаль түләүләрне якларга мөмкинлек бирәчәк. Миңа һәм хезмәттәшләремә балалары булган гаиләләргә тиешле түләүләрне кредитлар буенча бурычлар хисабына тотудан яклау һәм гаделсезлекне бетерү үтенече белән берничә тапкыр мөрәҗәгать иттеләр, чөнки акчалар кредиторларга түгел, ә гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү өчен каралган. Исегезгә төшерәбез, элегрәк без пенсияләрне, алиментларны, сәламәтлеккә зыян китергән өчен компенсацияләрне, социаль түләүләр һәм пособиеләрне, гражданнарның минималь гарантияләнгән керемен бурычлары өчен тотудан яклау турындагы законны кабул иттек. Әмма бер тапкыр бирелә торган социаль түләүләр законның гамәленә эләкмәде. Закон кабул ителгән очракта, Президент яки Хөкүмәт карары белән билгеләнгән бер тапкыр бирелә торган түләүләрне һәм социаль ярдәмнең башка төрләрен, шул исәптән авыр хәлдәге йөкле хатыннарга яңа пособиеләрне яклаячак».

Моннан тыш, закон 2021 елның 1 гыйнварыннан счетка кергән акчаларга карата кире көчкә ия булачак. Документ нигезендә, элек гражданин килешүдә кредитны түләү хисабына акча күчерүгә ризалык биргән булса да, банк тарафыннан социаль түләүләр кулланылганнан соң ул 14 көн эчендә аларны кире кайтаруны таләп итә алачак.  

Җомга, 15 октябрь 2021, 09:13