Бөек Ватан сугышы ветераннары Таисия Павловна Куликова һәм Александра Ивановна Меньщиковага 90 яшь тулды. Аларга Россия Президенты Владимир Путин һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлаулар һәм бүләкләр тапшырылды.
Таисия Павловна Пермь өлкәсенең Куединский районы Тапья авылында туа. Урта мәктәпне, аннан Казан педагогика институтын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда булып эшли. 1958 елда кияүгә чыга. Озак вакытлар ветеран Ягул урта мәктәбендә география укытучысы булып эшли, лаеклы ялга мәктәп директоры вазифасыннан чыга. Юбилярның педагогик стажы 40 елдан артык. 1993 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Тормыш иптәше белән бергә ике бала тәрбияләп үстергән, дүрт оныгы һәм ике оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, «Хезмәт ветераны» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Юбилярга котлау һәм бүләкләрне Комсомол районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин тапшырды.
Александра Ивановна Чувашия Республикасының Никольск авылында туа. Сугыш елларында Кире бистәсенең тимер юлында эшли. Сугыштан соң шул ук бистәдә мәктәптә эшли. 1983 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга күчеп килә, анда пенсиягә чыкканчы «КАМАЗ»ААҖдә җыештыручы булып эшли. Александра Ивановна ике бала тәрбияләп үстергән, дүрт оныгы һәм җиде оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән. Юбилярны Үзәк районы хакимияте башлыгы Искәндәр Галимов котлады. Котлауларга ТИҮ рәисе Александр Афанасьев да кушылды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 14 октябрь 2021, 17:05