Дүшәмбе, 7 июль 2025 / рус тат / обычная версия

Яр Чаллыда Петр I чорындагы имән чикләвеге үсентесен утырту тантанасы узды. Һәр көз саен Рус музее хезмәткәрләре Санкт-Петербургның Җәйге бакчасында чикләвекләр җыялар, ә аннары чүлмәктә үстерелгән үсентеләрне яңа истәлекле урынга күчерәләр. 

Хәзер император имәненең токымы 59 нчы "Адымнар-Чаллы" полилингваль гимназиясе территориясендә үсәчәк. Үсентеләрне гимназия укучылары һәм 4 нче балалар экология-биология үзәгенең "Табигать дуслары берлеге" иҗтимагый оешмасы әгъзалары утыртты. Бүген император имәне токымы 30 нчы мәктәп территориясендә дә утыртылачак.

Сишәмбе, 12 октябрь 2021, 08:31