16 октябрьдә Яр Чаллыда гомумшәһәр өмәсе узачак. Гадәттәгечә, бу көнне шәһәр территориясен санитар чистарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча чаралар планлаштырылган.
«Актив тормыш позициясе булган Чаллы халкына идарәче компанияләр белән бергә территорияләрне җыештыруга кушылырга тәкъдим итәбез. Катнашырга теләүчеләрне инвентарь белән тәэмин итәчәкбез, үзегез белән бары тик яхшы кәеф кенә алырга кирәк!» – диде Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, хәзер шәһәрдә санитар-экологик айлык бара, 10 сентябрьдән башлап агачлар утырту башланды.
«Безнең агач утырту буенча яхшы планнар. Без хәзер 6 705 агач һәм куак утырттык. Без агач утыртуны һава торышы мөмкинлек биргәнче дәвам итәчәкбез. Көзге утырту - иң продуктив, көз көне утыртылган агачларның күбесе үсеп китә ала. Бездә утырту материалы җитәрлек, безне алар белән «Горзеленхоз» тәэмин итә», – дип билгеләп үтте Илья Зуев.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 7 октябрь 2021, 16:38