Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов кушуы буенча узган елның декабрендә Татарстан Республикасында җитештерелә торган продукцияне электрон сәүдә каналлары буенча алга этәрүгә ярдәм итү мәсьәләләре буенча эшче төркем оештырылды.
Әлеге бурычны тормышка ашыру өчен агымдагы елда «Электрон сәүдә үзәге «Маркетплейс.Легко» яки Электрон сәүдә үзәге коммерцияле булмаган автоном оешма- оештырылды.
2021 елның 8 октябреннән 7 ноябренә кадәр Электрон сәүдә үзәге һәм «Ак Барс» Банк» ААҖ IWENGO Бизнес-мәктәбе белән берлектә эшмәкәрләр өчен «Көзге маркетплейслар марафоны» уздырырга планлаштыра. Марафон вакытында Электрон сәүдә үзәге эшмәкәрләрне эш процесслары буенча этаплап алып барачак.
Марафонга гаризалар агымдагы елның 6 октябренә кадәр түбәндәге сылтама буенча кабул ителә: https://pyrus.com/form/974697.
Моннан тыш, 6 октябрьдә 14:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр e-commerce белән җитди шөгыльләнергә теләүчеләр өчен «Маркетинг буенча уку» курсының икенче этабы узачак. Анда теләгән һәркем катнаша ала.
Материаллар биредә: https://www.youtube.com/watch?v=sCN6ZJwaGro
Укуны нәтиҗәле дәвам итү өчен үзең белән ноутбук алырга, документлар сканы (ОГРН таныклыгы, ИНН, компания уставы, генераль директорны билгеләү турында боерык, КПП, түләү реквизитлары); продуктларның ак фондагы фотосурәтләре; һәр товар өчен исемен, категориясен, штрихкодын, артикулын, бәясен, авырлыгын, озынлыгын, киңлеген, биеклеген әзерләргә.
Теркәлү түбәндәге сылтама буенча: https://leader-id.ru/events/230343
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 5 октябрь 2021, 11:31