Якшәмбе, 6 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Зәйнәб Шәяхмәт кызы Әюпова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбиляр Әлмәт районының Яңа Кәшер авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында туган авылы колхозында эшли. Сугыштан соң Кемерово өлкәсенең Красногорск поселогына китә, анда төзелештә эшли. 1957 елда кияүгә чыга һәм гаиләсе белән Үзбәкстан Республикасының Такчиян шәһәренә күчеп килә, юбиляр анда китапханәдә эшли. 1959 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга даими яшәү өчен күчеп килә, пенсиягә чыкканчы "Плодовощторг"та экспедитор булып эшли.

Зәйнәп Шәяхмәт кызы ике бала тәрбияләп үстергән, ике оныгы һәм ике оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Ветеран Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы хакимияте башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән котлаулар кабул итеп алды. Котлауларга Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов, «Электротехник» идарәче компаниясе генераль директоры Дмитрий Пыхтенков, шулай ук ТИҮ рәисе Дүррия Ризәтдинова да кушылды.

Сишәмбе, 5 октябрь 2021, 10:33