25 сентябрьдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре даими эшләүче өч мәйданчыкта узды: Габдулла Тукай исемендәге яр буенда («Төзүче» стадионы каршындагы мәйдан), Ипподром һәм «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә, Татарстан Республикасының 13 муниципаль районы катнашында - Әгерҗе, Актаныш, Аксубай, Алабуга, Зәй, Кукмара, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Нурлат, Тукай, Ютазы.
Шәһәр халкы бәрәңге, кишер, суган, ит һәм башка продукцияне актив сатып алды.
Киләсе ярминкәләр 2021 елның 2 октябрендә узачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 25 сентябрь 2021, 14:46