Дүшәмбе, 7 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районы территориясендә ГЭС, Элеватор тавы поселогларында һәм 32 комплекста урнашкан зиратларны чистарту буенча чаралар узды.

Зиратларны һәм якын-тирә территорияләрне ботаклардан һәм яфраклардан чистарту эшләре башкарылды, чүп-чар чыгару оештырылды. Зиратларны чистарту чараларында барлыгы 110 кеше катнашты: белем бирү учреждениеләре укучылары, шәһәр хуҗалыгы дирекциясе, район халкы. Җыелган һәм чыгарылган каты көнкүреш калдыклары, ботаклар һәм яфраклар күләме 51 куб. м. тәшкил итте, 3 берәмлек техника җәлеп ителде.

Автозавод районы хакимияте идарәче компанияләр, ТИҮ, мәктәп укучылары белән берлектә Боровецкое поселогы зиратында (51 к-с) Хәтер көне оештырды. Төзекләндерү һәм санитар чистарту эшләре башкарылды. Акциядә 62 кеше катнашты. 25 куб.м. үсемлек һәм 6 куб. м. көнкүреш калдыклары җыелган.

Көн эчендә барлыгы 357 куб. м. чүп-чар һәм үсемлек калдыклары чыгарылган.

Зиратларга төп проспектлар буенча җәмәгать транспорты – зур сыйдырышлы автобуслар - җибәрелде, алар бирегә килеп өмәдә катнаша алдылар.

Шимбә, 25 сентябрь 2021, 14:28