Үз продукцияләрен һәм тармакта уңышларын күрсәтергә бөтен Татарстаннан компанияләр вәкилләре җыелды.
Рөстәм Миңнехановка югары класслы AURUS автомобиле, «КАМАЗ» ААҖ, Ремдизель, Раритек Холдинг,
РИАТ, Колуман Рус, НТЭС, МТЗ-Татарстан, КОРИБ, ЕЛАЗ һ.б. предприятиеләренең продукцияләре
тәкъдим ителде.
Рөстәм Миңнехановка «Ремдизель» акционерлык җәмгыятенең «ТГМ-5» снегоболотоходы
тәкъдим ителде. Автомобиль узган гасырның 60нчы елларында ук эшләнелгән, ә
компания Оборона министрлыгы өчен әлеге машиналарны ремонтлау һәм яңадан
профильләштерү белән шөгыльләнә. «Бу –
нефтьчеләр, геологлар өчен яңартылган машина, - дип уртаклашты
конструкторлык бюросы башлыгы Алексей Жагров. – Эшләп бетердек, җылыттык,
двигатель белән эшләдек, зыяннар азрак булсын өчен, саклагыч детальләр өстәдек.
Заводның куәте елына 300гә кадәр ремонт ясарга мөмкинлек бирә».
Чарада катнашучылар Яшел Үзән районының «Промэнерго» компаниясеннән 82 кВтка исәпләнгән «E-PROM» заряд станциясен дә бәяләделәр. Тиз һәм акрын зарядка станцияләре дә җитештерелә - 22 кВтка кадәр. Соңгылары офис бүлмәләре өчен файдаланыла, йорт янында кулланыла ала.
Автолавка, универсаль автомобиль, шулай ук катнашучыларны битараф
калдырмады. Машинаны теләсә нәрсә өчен җиһазларга була. Шасси «Соллерс-Форд»та
җитештерелә, «Алабуга» махсус икътисади зонасында көйләү эшләре бара, машиналар
заказ буенча эшләнелә.
Орган залы эчендә эчке экспозиция оештырылган иде. Татарстан Президенты «Эникс» акционерлык җәмгыятенең «Элерон 3СВ» дистанцион күзәтү комплексын җитештерү буенча яңа мөмкинлекләре белән кызыксынды. Модернизацияләнгән самолет очыш тизлеген арттырган, навигацияне һәм фотокамераны яхшыркан. Бүген Казан компаниясе Россия комплектлау әйберләре җитештерүчеләрен эзли.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 25 сентябрь 2021, 12:52