Дүшәмбе, 7 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Шәһри Чаллы» газетасы 25 июньдә «Калфаклы бәйге» дип исемләнгән өр-яңа проектка старт биргән иде. Конкурсның шарты – калфак киеп төшкән фотосурәтләрне җибәрергә. Җиңүчеләрне газета сайтында тавыш бирү юлы аша сайладылар.

Бүген бәйгенең тантаналы өлеше – бүләкләү бәйрәме узды. Яр Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясендә кунакларны кул эшләнмәләре күргәзмләре каршы алды.

Бүләкләү тантанасы мәктәп укучыларының һәм шәһәребезнең иҗат коллективлары башкаруында җыр-биюле номерлар белән үрелеп барды.

Татмедиа акционерлык җәмгыяте филиалы җитәкчесе,  «Шәһри Чаллы» газетасының баш редакторы, Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакуләм коммуникацияләр хезмәткәре Резидә Юсупова чараның хөрмәтле кунакларына, бәйгене оештыруга ярдәм иткән Шәһәр Советы депутаты Фирдүсә Әюповага, «Кама коммерция банкы» идарәсе рәисе Лилия  Байчуринага, 2 нче гимназия директоры Айдар Гарифуллинга рәхмәтен белдерде.

Төп җиңүче дип Кукмара районы Чишмәбаш авылыннан Гөлшат Мөхәммәтҗанова игълан ителде.  

Номинациядә җиңүчеләр:

«Иң кечкенә катнашучы» – Чаллыдан 1 яшьлек Камилла Рәхмәтуллина.

«Иң татар җанлы» – «Ак калфак» республикакүләм оешмасының Алабуга бүлеге җитәкчесе Эльмира Әхмәтҗанова.

«Иң талантлы кыз» номинациясендә – 2нче гимназиядә белем алучы Зәринә Сибәгатова.

«Иң актив катнашучы» – Тукай районы Калмия авылының мәдәният йорты директоры Ләйсирә Сәхибҗанова.

«Иң тәвәккәл» – Әтнә районы Иске Өҗем авылыннан Нәзирә Габдрахманова.

«Иң мөлаем» – Тукай районы Боерган авылында мәдәният йорты директоры булып эшләүче Флүзә Сәлимова.

Җомга, 24 сентябрь 2021, 17:37