Дүшәмбе, 7 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хөрмәтле машина төзелеше комплексы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Яр Чаллы шәһәренең тарихы, тормышы һәм язмышы машина төзелеше белән тыгыз бәйләнгән. Биредә Кама автогигантын төзү карары үзен аклады, республикага илдәге иң яхшы хезмәткәрләрне җәлеп итү мөмкинлеген бирде. Безнең шәһәргә җитез, тапкыр, хезмәт сөючән кешеләр тупланды, аларны кыска вакыт эчендә автогигант һәм шул үк вакытта шәһәр төзү максаты берләштерде. Бүгенге ярты миллионлы матур, төзекләндерелгән, алга киткән инфраструктуралы Чаллы – машина төзелеше тармагы ветераннары керткән өлеш нәтиҗәсе. Нәкъ менә алар Чаллы характерына, нәтиҗә өчен тырышып эшләү һәм куелган максатларга ирешә белүгә нигез салдылар. Без аларга моның өчен рәхмәтле!  

Бүгенге көндә шәһәребезнең машина төзелеше тармагына 50гә якын эре һәм урта предприятие керә, аларда 40 меңнән артык кеше хезмәт куя. Россиядә, Татарстан Республикасында, Яр Чаллыда җитештерелгән машина төзелеше продукциясен сатып алалар, аннан файдаланалар. Безнең КАМАЗ, шәһәрдә булдырылган яңа техниканың кирәкле продукт булуын раслап, дөньякүләм йөк техникасы җитештерүчеләренең беренче унлыгына керә.

Машина төзелеше тармагының башка предприятиеләре дә җитди җитештерү күрсәткечләренә ия. Алар җитештерү темпларын һәм күләмнәрен арттыралар, лаеклы хезмәт хакы белән яңа эш урыннары булдыралар.

Уртак иҗади хезмәт нәтиҗәсендә, Яр Чаллы, конкурентлыкка сәләтлелеген һәм ышанычлылыгын раслап, Россия Федерациясе картасында машина төзелеше тармагының бренды булып тора.

Хөрмәтле машина төзүчеләр! Сезнең һөнәри осталыгыгыз, эшкә җаваплы карашыгыз Татарстанның алга баруына һәм лидер-төбәк позицияләрен саклап калуга ярдәм итә.

Бу бәйрәм көнендә сезгә яңа хезмәт казанышлары, ныклы сәламәтлек һәм иминлек телим!

Н. Г. Мәһдиев, Яр Чаллы шәһәре мэры

Якшәмбе, 26 сентябрь 2021, 08:00