Дүшәмбе, 7 июль 2025 / рус тат / обычная версия

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Шәйхетдинова Мөзәянә Кирам кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. РФ Президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Андрей Фомичев һәм шәхсән үз исеменнән юбилярга Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева һәм С. П. Титов исемендәге Яр Чаллы картон-кәгазь комбинатының башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Римма Ризванова котлау һәм бүләкләр тапшырдылар.

Шәйхетдинова Мөзәянә Кирам кызы ТАССРның Минзәлә районы Наратлы Кичү авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлый. Сугыш елларында ул Мичурин исемендәге колхозда эшли. 1952 елда Шәйхетдинов Нургали Фазыл улына кияүгә чыга. 1954 елда гаилә Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә. Озак вакытлар Мөзәянә Кирам кызы Күзәнәкле бетон заводында кранчы булып эшли, лаеклы ялга Шәһәр сәүдә идарәсеннән чыга.

Ире белән бергә 5 бала тәрбияләп үстергәннәр, 3 оныгы һәм 3 оныкчыгы бар.

Шәйхетдинова Мөзәянә Кирам кызы Бөек Ватан сугышы ветераны - тыл хезмәтчәне, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Пәнҗешәмбе, 23 сентябрь 2021, 14:37