Бүген "Наиком Арена" спортның техник төрләре стадионында мотокросс буенча Россия Чемпионаты финалы уза. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев икенче этапта катнашучыларны һәм җанатарларны сәламләде. «Без бу аренада бик күп спортчыларны җыя алдык, - дип мөрәҗәгать итте ул тамашачыларга һәм ярышларда катнашучыларга. - Чаллы шәһәре, легендар КАМАЗлар башкаласы җитәкчелеге исеменнән дөньякүләм дәрәҗәдәге спорт объектында үз осталыкларын күрсәтергә килгән танылган кунакларны сәламлим».
Ярышларга илнең биш төбәгеннән спортчылар килде. Катнашучылар Россиянең 33 шәһәреннән – Тамбов, Калуга, Каменск-Уральский, Төмән, Пенза, Уфа, Киров һәм башка шәһәрләрдән килгән иде.
Ярышларда катнашу өчен бөтен Россиядән 100дән артык спортчы теркәлгән.
Ярышларга керү ирекле иде.
Исегезгә төшерәбез, узган шимбәдә тренировкалар һәм квалификация узышлары узды, ә бүген – «Ачык» классларының финал узышлары уйнатылачак, 250 куб.см һәм 125 куб.см. Чемпион титулы команда зачетында да уйнатылачак. Ярышлар бүген 17:30 сәгатьтә тәмамлана, турыдан-туры эфир "Наиком Экстрим" каналында бара.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 20 сентябрь 2021, 09:04