Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Шишкин бульварында чыршы утыртуда катнашты. Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов, Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев, Шәһәр Советы депутаты Алексей Горшков, Горзеленхоз хезмәткәрләре, журналистлар белән бергә 32 агач утыртылды. Алар - 10 еллык зәңгәр чыршылар.
«Бүген без шәһәребез өчен мөһим эш башкарабыз, – дип билгеләде шәһәр хакиме. - Туган шәһәреңә мөнәсәбәтнне эш белән дәлилләргә кирәк. Агач утырту өчен иң уңышлы вакыт – сентябрь уртасыннан ноябрьгә кадәр. Бу вакытта агачларның үсеп китү мөмкинлеге шактый югары».
32 зәңгәр чыршы Горзеленхозда үстерелгән. Исегезгә төшерәбез, узган ел Яр Чаллыда 13 меңгә якын яшел үсенте утыртылган, быел аларның саны тагы да артык булачак.
Агач утырту акциясе бүген старт ала һәм октябрь уртасына кадәр дәвам итәчәк. Традиция буенча, Яр Чаллыда җиңел үсеп китә торган чыршылар, нарат, яфраклы агачлар утырталар. Эшкә шәһәр халкын да чакырачаклар. Массакүләм агач утырту көне турында соңрак билгеле булачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 17 сентябрь 2021, 14:57