Дүшәмбе, 7 июль 2025 / рус тат / обычная версия

Хәзерге вакытта 396 267 Чаллы кешесе тавыш бирергә хокуклы. 12:00 сәгатькә шәһәрнең өч районында яшәүчеләрнең 12,03%ы тавыш биргән инде. Яр Чаллыда барлыгы 173 сайлау участогы эшли. Участок комиссияләре өч көн эшләячәк: 17, 18 һәм 19 сентябрьдә 8:00 сәгатьтән 20:00гә кадәр.

Барлык участоклар да саклык чаралары белән тәэмин ителгән. Сайлау участокларына кергәндә термометрия үткәрелә, антисептик чаралар тәкъдим ителә, өслекләрне даими рәвештә санитар эшкәртеп торалар.

Җомга, 17 сентябрь 2021, 13:29