ГЭС поселогындагы 6/23 йорт янында төзүчеләр яңа балалар мәйданчыгын урнаштыруны төгәлләделәр. Шәһәр өчен проект уникаль түгел, әмма үрнәк булып тора: мәйданчык район хакимияте, ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов, Kastamonu компаниясе ярдәме белән инициатив төркем акчасына төзелде.
Муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина микрорайонда яшәүчеләрне котлады: «Ишегалды – без яши торган һәм балаларыбыз үсә торган урын. Балаларыбызның үз ихтыяҗларын тормышка ашыру өчен бөтен мөмкинлекләре булуы бик мөһим. Бүген шәһәрдә күп эшләр башкарыла – ишегаллары, иҗтимагый киңлекләр төзекләндерелә. Шәһәрнең киләчәге безнең барыбызга да бәйле».
Комсомол районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидарис Хәбибуллин хәбәр иткәнчә, мәйданчык халык өчен көтеп алынган бүләк булды: «Биредә иске элементлар бар иде. Мондый яхшы проектны тормышка ашыра алуыбыз яхшы. Йорт белән янәшәдә уен, спорт элементлары. Халык буш вакытларын үткәрә алсын өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Безнең бурыч – булган әйберләрне саклап калу».
Бәйрәмнең дәрәҗәле кунаклары - мәйданчык координаторы Анастасия Ежова, Ринат Фәттахов һәм аларның бердәм командасы, «Малыши-Крепыши» ҖЧҖ җитәкчесе Попова Алисә Евгеньевна, «Жилкомсервис» идарәче компаниясе, "ЖИЛЭКС".
"Ярату хакына" дип аталган мәйданчыкның бәясе 1,7 млн сумнан артык тәшкил иткән.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 17 сентябрь 2021, 09:16