Дүшәмбе, 7 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина Яр Чаллы шәһәренең яшь гаиләләре белән очрашты һәм ана (гаилә) капиталы сертификатларын тапшыру тантанасында катнашты.

«Соңгы биш елда ана капиталы ике йөз мең сумга диярлек артты һәм аны куллану мөмкинлекләре киңәйтелде. Өченче балага ипотека кредитын түләү өчен өстәмә рәвештә 450 мең сум акча алырга мөмкин. Ата-ананы һәм балаларны яклау буенча берничә яңа чара гамәлгә ашырыла, дәүләт балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәк», – дип билгеләде Когогина.

Дәүләт сертификатларын тапшыру тантанасы Яр Чаллыда атна саен үткәрелә, чара барышында Пенсия фонды белгечләре ата-аналарга әлеге акчаларны файдалану юллары турында консультацияләр бирә.

Пәнҗешәмбе, 16 сентябрь 2021, 10:16