Дүшәмбе, 7 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасына сигезенче чакырылыш депутатлар сайлау башланды. Алар өч көн дәвам итәчәк: 17, 18 һәм 19 сентябрь. Сайлау хокукына ия булган гражданнарга илебезнең 450 депутаттан торган иң югары закон чыгару органын формалаштырырга туры киләчәк.

Сайлаулар катнаш сайлау системасы нигезендә гамәлгә ашырыла: партия исемлекләре (225 депутат) һәм бер мандатлы округлар (225 депутат) буенча. Ягъни сайлау участогында чаллылылар һәм шәһәр кунаклары ике бюллетень алачак. 

Яр Чаллы шәһәре 29 нчы Яр Чаллы сайлау округы составына керә, анда тагын 5 муниципаль район керә: Әгерҗе, Актаныш, Менделеевск, Минзәлә һәм Тукай районнары. Бу округ буенча депутатлыкка сигез кандидат теркәлгән.

Һәр сайлау участогында сайлау комиссиясе әгъзалары, күзәтүчеләр, хокук саклау органнары хезмәткәрләре өчен дә, тавыш бирүдә катнашучы гражданнар өчен дә шәхси саклану чаралары кулланып (битлекләр, дезинфекция чаралары, бер тапкыр куллана торган ручкалар), барлык саклык чаралары күрелгән.

Һәр сайлау участогы термометрлар белән җиһазландырылган, участок сайлау комиссияләре әгъзалары, тавыш бирүдә катнашучылар һәм бинаны эшкәртү өчен антисептик чаралар белән тәэмин ителгән. Тавыш бирү өчен бүлмәләр көн саен зарарсызландырылачак. Шәһәрдә барлыгы 173 сайлау участогы җиһазландырылган.

Моннан тыш, теләге булган һәркем өйдә тавыш бирә ала. Моның өчен сайлау участогына шалтыратырга һәм яшәү адресы белән уңайлы вакытны хәбәр итәргә кирәк. Бинадан тыш тавыш бирү турында гаризалар һәм мөрәҗәгатьләр 19 сентябрьнең 14 сәгатенә кадәр кабул ителә. Өйдә тавыш биргәндә шулай ук шәхси саклану чараларын кулланып барлык саклык чаралары да үтәләчәк.

2021 елның 19 сентябрендә Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендә сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесенең Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларда тавыш бирү өчен сайлау участокларының чикләре, номерлары, участок сайлау комиссияләренең һәм биналарның (телефоннар белән) урнашу урыннары күрсәтелгән исемлек 

Список избирательных участков с указанием их границ, номеров, мест нахождения участковых избирательных комиссий и помещений (с телефонами) для голосования на выборах депутатов Государственной Думы Федерального Собрания Российской Федерации восьмого созыва на территории муниципального образования город Набережные Челны 19 сентября 2021 года 

Җомга, 17 сентябрь 2021, 08:00