Чәршәмбе, 14 май 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Узган ял көннәрендә «Golfstreeeam» клубында Эшче яшьләр спартакиадасы кысаларында мини-гольф буенча ярышлар узды. Ярышларда шәһәрнең 19 предприятиесе һәм оешмасы катнашты: Түбән Кама ГЭСы, «КАМАЗ» ААҖның тимер заводы, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, «КАМАЗ» тышкы сәүдә компаниясе АҖ, «Челны Бройлер». «Ремдизель» АҖ һәм «КАМАЗ» ААҖның кою заводы - өчәр команда, «КАМАЗ» ААҖ двигательләр заводы һәм Чаллы ТЭЦы - дүртәр команда тәкъдим итте.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге спорт төре Эшче яшьләр спартакиадасына беренче тапкыр керде һәм катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Катнашучыларга иң аз санда сугу саны белән тупны кәшәкә ярдәмендә махсус чокырчыкка  кертергә кирәк иде. Командалар төрле авырлыктагы 12 юлда уйнадылар.

Уен барышында командалар дүрт төркемгә бүленде һәм һәр төркемнең иң көчлесе финал стадиясенә чыкты. Финал этабында җиңү өчен «КАМАЗ» ААҖның кою заводы командасы һәм «Ремдизель»АҖның өч командасы ярышты.

Нәтиҗәдә, җиңүче дип «Ремдизель» АҖ командасы игълан ителде. Ул кубокка ия булды. Икенче урында - «КАМАЗ» ААҖның кою заводы. Өченче урында - «Ремдизель» АҖ. Финалистларның барысы да ярышларны оештыручылардан һәм партнерлардан медальләр һәм призлар алды.

Дүшәмбе, 13 сентябрь 2021, 12:12