Дүшәмбе, 7 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген мэриядә Шәһәр Советының «Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү турында»гы карары проекты буенча ачык тыңлаулар узды. 

Тыңлауларда 80 кеше, шул исәптән шәһәрнең Контроль-хисап палатасы рәисе, районннар хакимият башлыклары, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары, Башкарма комитет идарәләре башлыклары, территориаль иҗтимагый үзидарәләр рәисләре, Шәһәр Советы каршындагы Яшьләр парламенты вәкилләре, шәһәр халкы катнашты.

Чараны Яр Чаллы муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина алып барды. Ул Шәһәр Уставы Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Конституцияләренә, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль законга, «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» ТР Законына һәм башка федераль һәм республика норматив хокукый актларына туры килергә тиеш дип аңлатты. Законнарга һәм норматив актларга үзгәрешләр кертелгәнгә күрә, Уставка да үзгәрешләр кертергә кирәк. Алар барлыгы 27, аларның кайберләре бары редакция характерында гына.

Исегезгә төшерәбез, Шәһәр Уставы 2005 елның 8 декабрендә кабул ителгән иде. Бу вакыт эчендә документка 27 тапкыр үзгәрешләр кертелде.

Уставка өстәмәләр Шәһәр Советы утырышында депутатлар карар проектын раслаганнан соң һәм Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсендә теркәлгәннән соң юридик көчкә керә.

Җомга, 10 сентябрь 2021, 15:36